Среда, 08.05.2024, 20:00

Праздники - Все для них!




Меню сайта


Праздники России


Наш опрос
Лучшее место для праздника – это …
Всего ответов: 142
Партнеры
Статистика

Мероприятия, поздравления, тосты, поделки, рецепты

Главная » Файлы » Праздники » Свадьба, Девичник, Мальчишник

Свадебные поздравления на татарском языке
19.09.2012, 18:37
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.

***

Бүгенге көн исегездә калсын
Сөю нуры булып,
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сөю җыры булып!
Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,
Бер-берегезгә булган назлы хисне
Гомерегез буе саклагыз!

***

Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз .
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

***

Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Категория: Свадьба, Девичник, Мальчишник
Просмотров: 1069 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0




Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]